Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрек очкычлары Гыйракта көрд сугышчыларына һөҗүм ясады


Төрек һава хәрбиләре Гыйрак төньягына – көрд сугышчылары базаларына янә һөҗүм ясады. Хәрбиләр белдерүенчә, көрд сугышчылары җыела торган чиктәге Гыйрак авыллары чикләренә һава һөҗүмнәре булган.

Алдагы көнне Төркия президенты Абдулла Гүл Көрд эшче партиясе гыйсьянчыларына каршы төрек армиясе һөҗүмнәрен дәвам итәчәк дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, гысьянчылар Гыйрак җирен үзләренә ышыкланыр урын буларак кулланалар һәм базаларыннан Төркиянең чиктәге районнарына чыгып терактлар оештыралар.

Генераль штаб мәгълүматларына караганда, декабрьдәге 3 хәрби һөҗүм барышында, 200 көрд гыйсьянчылары юк ителгән.
Элегрәк Төркия парламенты Хөкүмәткә Гыйракта көрд сугышчыларына каршы һөҗүм чаралары уздырырга рөхсәт итте.

XS
SM
MD
LG