Accessibility links

Касьянов тарафдарлары хакимият ягыннан эзәрлекләнүдән зарлана


Михаил Касьянов тарафдарлары хакимият ягыннан эзәрлекләнә, дип белдерде Русия халык-демократик берлегенең сайлау штабы. Йошкар-Олада җирле штабның җитәкчесе Рөстәм Абдуллин тоткарланган булган. Аны берничә сәгать прокуратурада тотканнар һәм канунсыз гамәл эшләүен таныдым дип, имза куярга таләп иткәннәр. Шул ук вакытта штаб бинасында төнтү уздырганнар һәм хезмәткәрләрдән сорау алып шулай ук канунсыз гамәл эшләдем дип тануны таләп иткәннәр.

Касьянов Русия президенты сайлауларына нәмзәт булып тора. Аның тарафдарлары хәзер 2 миллион имза җыю белән мәшгуль.

XS
SM
MD
LG