Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интерпол җитәкчесе эштән җибәрелгән


Интерпол оешмасы коррупциядә гаепләнгән үзенең җитәкчесе Джеки Селебиның эштән китүе турында хәбәр итте.
Лиондагы Интерполның үзәк фатирында басылган белдерүдә, Селеби оешма мәнфәгатьләреннән чыгып шундый карарга килде, диелгән.

Селеби бер үк вакытта Көньяк Африка полициясе җитәкчесе дә булып тора. Тикшерү эшләре башлану сәбәпле, хакимият аны ялга җибәрде. Селеби кеше үтерүчедән ришвәт алуда гаепләнә. Ул үзе бу гаепләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG