Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия илчесе Русия тышкы эшләр министрлыгына чакыртылган


Британиянең Мәскәүдәге илчесе Энтони Брентон Русиянең тышкы эшләр министрлыгына чакыртылган. Бу Британ шурасының эшчәнлеге мәсьәләсе белән бәйле, дип белдерелә.

Тышкы эшләр министрлыгы Лондонга 1 гыйнварга кадәр мәдәни – белем бирү Британ оешмасының төбәкләрдәге вәкиллеген ябарга тәләп итте. Сәбәпләре – аларның хокукый статусы билгеләнмәгән дип аңлатты.

Лондон Мәскәүнең тәләпләрен канунсыз, ди. Русиянең тәләпләренә карамастан, Британ шурасының Петербур һәм Екатеринбурдагы бүлекләре яңа елда да эшләүләрен дәвам итте.

XS
SM
MD
LG