Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура: Корочкиннарның исән калу ихтималлыгы аз


Корочкиннар гаиләсеннән өч кеше әле дә табылмаган
Корочкиннар гаиләсеннән өч кеше әле дә табылмаган

Казанда булган шартлауда үлүчеләрнең саны әле һаман 8 кеше санала. Корочкиннар гаиләсеннән өч кеше - 8 яшьлек Юля Курочкина һәм аның әби белән бабасы әлегә табылмаган.


Русиядә газ шартлап йортлар җимерелү очраклары ешая. Узган атна Казанда зур фаҗига булса, шушы көннәрне Ставрополь һәм Самар өлкәсендә шундый ук шартлау очраклары булды. Белгечләр моның сәбәпләрен күбесенчә көнкүрештә газ белән саксыз куллану нәтиҗәсе ди. Казанда булган шартлауда үлүчеләрнең саны әле һаман да 8дә. Корочкиннар гаиләсеннән өч кеше - 8 яшьлек Юля Курочкина һәм аның әби белән бабасы әлегә табылмаган. Тикшерү эшләренең ничек дәвам итүе турында тулырак Татарстан буенча федераль тикшерү идарәсе җитәкчесе киңәшчесе Эдуард Абдуллин «Азатлык»ка болай диде:
"Анда бик күп җәсад калдыклары ята, күбесе әле тикшерү аша үтмәгән. Алар кешенеке дә, йорт хайваннарыныкы да була ала. Әлеге җәсадлар тикшерелә. Моны без якынча 30 көннән соң, тикшерү эшләре төгәлләнгәннән соң гына әйтә алачакбыз. Бүгенге көндә бу өч кешене эзләү дәвам итә, моның белән ныклап прокуратураның Авиатөзелеш районы бүлеге шөгыльләнә. Тикшерүләр нәтиҗәсендә табылган җәсад калдыклары Корочкиннарныкы булмаса да, әзләү туктатылмыячак. Гәрчә без үзебез, аларның исән булуына ышанмыйбыз. Өйдән чыккан булсалар, моңарчы табылырлар иде инде," ди Татарстан прокуратурасы вәкиле Абдуллин.
XS
SM
MD
LG