Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Г. Камал театры гастрольләре башланды


13 гыйнварда Мәскәүдә Малый театр бинасында Галиәскәр Камал исемендәге театр гастрольләре башланды.Театр мондый гастрольләрне Мәскәүдә инде икенче ел рәттән уздыра. Спектакль алдыннан халык каршына Камал театры җитәкчеләре Шамил Закиров, баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев,Татарстан мәдәният министры урынбасары Җаббаров, Татарстанның Русия Федерациясендәге вәкәләтле вәкиле Назиф Мириханов, шулай ук –Малый театрның художество җитәкчесе Юрий Соломин чыгып, бер-берсен һәм халыкны сәләмләделәр.
Татарстанлылар мәскәүләргә чәк-чәк, «Татарика» дип аталган бик зур күләмле китап бүләк итте. Бүләкләр тапшырылып, чәк-чәкләр авыз ителгәннән соң, Фәрит Бикчәнтәев сүзне озынга сузмый гына:
Бүген сәхнәдә Кәрим Тинчурин. Салих Сәйдәшев, Марсель Сәлимҗанов куелышында «Зәңгәр шәл» - диде.
Шундый көчле алкышлар астында «Зәңгәр шәл» спектакле башланып китте.Бераз соңарып килсә дә беренче пәрдәдән соң халык каршында чыгыш ясаган Михаил Швыдкой болай диде:
Мин Кәрим Тинчурин чордашы булмасам да, Марсель Сәлимҗановның яштәше - диде ул. Мин бу әсәрне 15 тапкыр гына караганмындыр инде.Бу спектакль татар халкының үз билгеләнүен раслаган әсәр. Театрга килгән кешеләр алар халыкка, милләткә әверелә», - диде Швыдкой.
Тәнәфес вакытында тамашачыларның фикерләрен белергә теләп, бу сәхнә әсәрен ничәнче мәртәбә карыйсыз инде, ошыймы дигән сорауларны бирдек. Кайберәүләр олы яшьтә булуларына карамастан «Зәңгәр шәл»не беренче тапкыр гына каравын белдерде. Ә инде кайберәүләр санын да оныткан, йөз тапкыр караганым бардыр инде, диделәр.
Буа районында туып үскән бер бабай,
мин бу спектакльне малай чакта авылда караган идем, укытучылар куйган иде, бик ошады монысы да, әле бирегә тагын киләм, диде.
Театрның яңача куелышына, үзгәрешләргә ихтибар иткән Әхмәт Галимов:
Спектакль куелышындагы үзгәрешләр - дин әһелләренә башкача карашны күрсәтә, совет заманнарында аларны карикатура итеп күрсәтә иделәр; безнең яшь драматургларыбыз дин әһелләрен хөрмәт белән тасвирлый торган яңа әсәрләр иҗат итсеннәр иде», - диде.
Ә менә бер тамашачы «Зәңгәр шәл» спектаклен шампан шәрәбе чәчрәвекләренә тићләде. Ә инде кемнәрнедер бу бөек әсәр яшьлегенә алып кайткан булып чыкты. Гомүмән алганда, тамаша залы шыгрым тулы иде, халык бик кәнагатъ калды «Зәңгәр шәлдән».
Шулай итеп, Мәскәүдә 13 гыйнварда Малый театр сәхнәсендә Галиәскәр Камал театры гастрольләре башланды, Гастрольләр 20 сенә кадәр дәвам итеп, Нәкый Исәнбәтнең «Гөлҗамал» спектакле белән тәмамланачак. Ә инде 15 гыйнварда артистларның бер өлешен Мәскәүнең Актерлар йортында да очрашу көтә.
XS
SM
MD
LG