Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сайлау кампаниясе кыза


Башкортстан 2нче март булачак сайлауларга әзерләнә. 2нче мартта ил Президентын сайлаулар белән бер үк вакытта Башкортстан парламентына да сайлаулар булачак. Шуңа өстәп Уфада башкала шәһәр шурасына да сайлаулар үтәчәк.

Башкортстан үзәк сайлау комиссиясе башы Барый Кинҗәгулов сүзләре белән әйткәндә, “өч катлы сайлаулар узачак”.
Башкортстан парламентына 120 депутат сайланачак, шуларның яртысы бер мандатлы сайлау округларыннан, калган яртысы фирка исемлекләре буенча. Башкортстанның үзәк сайлау комиссиясе 31нче декабрь үк нәмзәтләрдән гариза алуны туктаткан иде. Барлыгы 698 нәмзәт теркәлгән. Шуларның 527се фирка исемлекләре буенча.“Бердәм Русия”дән — 182, коммунистлардан — 150, “Гадел Русия”дән — 122, либерал-демократлардан 73 нәмзәт. Ә инде бер мандатлы округлар буенча 171 нәмзәт теркәлгән. Шуларның 57се “Бердәм Русия”, 25е коммунистлардан, “Гадел Русия”дән — 28, либерал-демократлардан 1 нәмзәт. 70 нәмзәт үзләрен чыгаручылар.

Инде җирле парламентка сайлаулар уңаеннан мәхкәмәләшүләр дә башланды. Башкортстанның берләшкән оппозициясе башы Рәмил Бигнов үзен теркәмәүләре өчен мәхкәмә юлына басты. Аны теркәмәү сәбәбен гаризасындагы эш урынын дөрес күрсәтмәү белән аңлатканнар. Ул “Трансмилли компания — Юниверс” дию урынына “Трансмилли компания Юниверс” дип язган булган. Шул бер сызык төшеп алу сәбәпле, аны теркәүдән баш тартканнар. Рәмил Бигнов бу уңайдан:
“Бу юк сәбәп белән теркәмәү махсус эшләнде. Сызык төшеп калмаган очракта башка тыныш билгесе табарлар иде. Башта минем теркәүгә биргән документларны карамый вакытны суздылар, аннан теркәү вакыты чыкканда гына кире кайтардылар, вакытында бирсәләр төзәтеп өлгерә идем. Хәзер мәхкәмәдә гаделлек эзләргә туры килә”,— дип белдерде. Аның гаризасы биш көн эчендә каралырга тиеш.

Бу читтән китереп куелган республиканың югары мәхкәмәсе башы Михаил Тарасенкога үзенә күрә бер имтихан да булыр, диләр. Ягъни, яңа рәис гадел карар чыгарамы, хакимият җырын җырлыймы?

XS
SM
MD
LG