Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брентон Русиядәге Британ Шуралары бернигә дә карамастан эшлиячәген әйтте


Британиянең Мәскәүдәге илчесе Энтони Брентон Русиянең тышкы эшләр министрлыгына чакыртылды. Мәскәү Лондонга 1 гыйнварга кадәр мәдәни – белем бирү үзәге булган Британ оешмасының төбәкләрдәге бүлеген ябуны тәләп иткән иде. Сәбәпләрен –бүлекләрнең хокукый статусы билгеләнмәгән дип аңлатты. Лондон Мәскәүнең тәләпләрен канунсыз, ди. Русиянең тәләпләренә карамастан, Британ шурасының Петербур һәм Екатеринбурдагы бүлекләре яңа елда да эшләүләрен дәвам итте. Энтони Брентон Русия тышкы эшләр министрлыгында булганнан соң бернигә дә карамастан Британ Шурасы эшлиячәк диде.

"Тышкы эшләр министры урынбасары Титов миңа Британ шурасы эшчәнлегенең хокукый ягына Русиянең карашын белдергән документ бирде. Анда шулай ук алдагы эшчәнлек юнәлешләре билгеләнгән. Җавап итеп, мин Британ шурасының кануни нигездә эшләвен әйттем һәм киләчәктә дә эшебезне дәвам итәчәгебезне белдердем. Ә Русиянең берәр каршы адымы исә халыкара кануннарны бозу булачак. Шулай ук мин Шураның русиялеләргә бик күп файда китерүен әйттем",
диде Британиянең Русиядәге илчесе Энтони Брентон.

XS
SM
MD
LG