Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райс Гыйракта татулык артуга хуплау белдерә


Багдадта АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Гыйракта татулык урнаштыру эше сизелерлек бара диде.

Райс алдан игълан ителмәгән сәфәр белән Багдадка бүген килде. Ул Сәддам Хөсәин чорында хакимияттәге Баат фиркасе әгъзасы булган меңнәрчә кешегә иҗтимагый тормышка кайту мөмкинлеге бирүче яңа канунны татулашуны раслаучы мисал итеп китерде.

Райс ватандашларның экстремизмга каршы көрәштә тәвәккәл булуы да өметне арттыра диде.

Шулай да ул бу тәррәкыят ныклы түгел әле дип Гыйрак җитәкчелеген сәяси татулык өчен күбрәк тырышырга чакырды.

Райс Багдадка Сөгүд Гарәбстаны башкаласы Риядтан килде. Анда ул АКШ президенты Джордж Буш белән сәфәрдә иде.
XS
SM
MD
LG