Accessibility links

Чаллыда ТИҮ яңа максатлар билгели


Чаллы милләтчеләренең яңадан сайланган рәисе Рафис Кашапов (у) Чаллы хакиме белән
Чаллы милләтчеләренең яңадан сайланган рәисе Рафис Кашапов (у) Чаллы хакиме белән

Рафис Кашапов бертавыштан рәис итеп сайланды. Аңа альтернатива юк иде. Татар телен саклап калу өчен, эшне көчәйтергә кирәк, диде Рафис Кашапов.

Хисап җыелышы Уставка нигезләнеп бер елга бер тапкыр үткәрелә. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы ТИҮе сайлауында башка регионнардан һәм шәһәрләрдән кунаклар катнашмады.

ТИҮ-нең җыелышында хисап-сайлау эшенә күчкәнче, Гали Акышның 90 еллыгы уңаеннан булган котлауларга Төркиянең “Милләт” газетасында басылган җавап мәкаләсен укыдылар. Аннан соң Чаллы ТИҮе рәисе вазыйфасын башкаручы Р.Кашапов хисап тотты. Хисапның бер өлеше:
Алга куелган программаның кулдан килгән кадәрен башкардык. Шуларга тукталам. Русия армиясенә попларны кертүгә кискен каршы чыктык. Бүгенге вакытта армиягә православие, католик, будда, мөселман һ.б. дин әһелләре үтеп керә ала. Скинхед һәм башка фашистик оешмаларга каршы чара күрү буенча мөрәҗәгатьләр кабул иттек. Хәтер көнендә актив катнашуны оештырдык. Татар мәктәпләре укытучылары белән татар телен саклап калу буенча эшләдек. Ләкин куанырлык түгел, татар мәктәпләре бетеп килә. Бу эшне көчәйтергә кирәк. Зур авырлык белән булса да узган ел укучылары арасында “Туган ягым – Татарстан” бәйгесен уздыра алдык.
ТИҮ рәисе урынбасары Г.Җәләлетдинов гомум җыелыш барышына тукталды:
Хисап–сайлау җыелышына 42 кеше килде. 14 кеше чыгыш ясап, тәкьдимнәр кертте. Идарә һәм рәиснең эше яхшы һәм канәгатьләнерлек дип бәяләнде. Сайлауда барысы да Кашапов өчен тавыш бирде. Аңа альтернатива юк иде. Чаллы ТИҮнең яшәве һәм хәрәкәте беренче чиратта Кашаповның тырышлыгыннан тора. Идарәгә 16 активист сайланды. Күренекле шәхесләр – А.Хәлимне, Н.Гайфиевны, Д.Шәйхразиевны идарәнең мактаулы әгьзаләре итеп сайладык. 2008-нче елга эш планын кабул иттек, - диде Г.Җәләлетдинов.
Җыелыштан соң Чаллы ТИҮнең яңа сайланган рәисе Рафис Кашапов, иҗтимагый үзәк идарәсенең киләчәккә билгеләнгән максатлары турында :
Г.Исхакыйның туган көненә, 22 февральгә, татар теле - туган тел көне дип игьлан итәргә, - диде ул.
Шәһәр хәкимияте белән бергә Чаллыда мөселманнар хастәханәсен булдыру эшен башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм, - диде Рафис Кашапов.
Җыелышта катнашкан БТИҮ пленумы әгьзасы Д.Шәйхразиев:
“Быел татар телен саклау - төп эш булсын иде. Милли хәрәкәттә җиңел вакыт юк. Һәр авырлык үзенчә була. Милли хәрәкәт исән, аны сүндермик,”- дигән сүзләр әйтте.
XS
SM
MD
LG