Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрүттә шартлау 4 кешене үтерде


Либан башкаласы Бәйрүтнең төньяк читендә АКШ илчелеге машинасына каршы юнәлтелгән бомба һөҗүме нәтиҗәсендә кимендә 4 кеше һәлак булды, берничә кеше яраланды. Либан иминлек хезмәтләренең югары җитәкчелеге әйтүенчә, АКШ илчелеге машинасы башка бер машина белән узып барган урында бомба шартлатылган. АКШ дәүләт департаменты сүзчесе Шин МакКормак 4 Либан ватандашы һәлак булды, яраланучылар арасында АКШ машинасын йөртүче либанлы да бар диде.
XS
SM
MD
LG