Accessibility links

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынына ике нәмзәт дәгъвә итә


17 гыйнварда Казан хакимияте башкарма комитетының яңа җитәкчесе билгеле булачак. Атна башында ратушада узган утырышта исә бу урынга 7 нәмзәттән икесе генә калды.

Бер ай элек, 21 декабрьдә башкарма комитет җитәкчесе Марат Заһидуллов Русия Дәүләт Думасына депутат булып сайлангач, яңа җитәкче урынына бәйге игълан ителгән иде. Бу бәйгедә катнашырга 7 нәмзәт үз гаризаларын биргән.

Нәмзәт югары белемле һәм муниципаль хәзмәттә тәҗрибәле булырга тиеш. Гаризаларны “Җинаятьчелеккә һәм канунсызлыкка каршы” дип аталган оешма лидеры Дмитрий Бердников, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәфис Борһанов, “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге лидеры Руслан Зинәтуллин, Һуманитар-сәяси тикшеренүләр институты белгече Ирек Мортазин, эшсез Алберт Насыйров, Казанның “Энергомашина төзелеш заводы” ширкәте җитәкчесе Валерий Пирожков, “Торак–коммуналь хуҗалык ширкәтенең” идарә итү компаниясе җитәкчесе Вячеслав Шелуханов биргән.
Бәйге комиссиясе барлыгы 7 нәмзәттән ике кешене – Рәфис Борһанов һәм Вячеслав Шелухановны гына калдырды. Алар арасыннан кайсы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе булачагы 17 гыйнварда шәһәр думасы депутатлары җыелышында хәл ителәчәк. Белгечләр, башкарма комитетның яңа җитәкчесе урынына Рәфис Борһанов сайланыр дип фаразлый.
XS
SM
MD
LG