Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Ялкынлы яшьлек” 65-нче программасын күрсәтте


Гыйнварьнең 13-дә Самарның “Ялкынлы яшьлек” 38-нче сезонын ачып җибәрде. Ансамбль программасын “Яңа елга яңа җырлар” исеме белән уздырды.

Концерт программасы турында үз фикерләре белән “Туган тел” җәмгыяте әгъзасы Наилә ханым Сабирҗанова уртаклаша:
Наилә ханым, һәр концерт яңа җыр, яңа бию, яңа шәхесләр белән күзгә ташлана. Менә шул яңалар булдымы?
Яңалыклар күп булды. Эстрадыбызны такмак басып киткән чорда яшь егет Илнур Салиховның “Сарман”ны җырлавы, “ Әнием” җырын башкаруы бик тә тәэсирле булды. Шунысы куанычыл ки, тамашачы халык җырларын, халыкчан җырларны бик ярата, бик җылы каршы ала. Ринат Азизов башкаруындагы “ Сахралар” җыры да театральләштергән миниатюраны хәтерләтте.
Ә менә күмәк биюләр арасында “Яктылык” мәктәбе укчылары башкарган “Сөлгеләр күренеше” “Ялкынлы яшьлек” сәхнәсе өчен яңалык. Өлкән класс укучылары ярты биюене башкаргач, тамашачы көтмәгәндә генә сәхнәгә башлангыч сыйныф укучыларының биюгә кушылып китүләре халыкны “аһ” иттерде, һәм тамашачы нарасыйларның чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
“Ялкынлы яшьлек” бу юлы да дуэт, триолар кертеп, программаны бизәгән иде. Ансамбль җитәкчесе Илгиз Кәлүч халыкка Казанда узган дүртенче татар конгрессы турында тәфсилләп сөйләде.
Наилә ханым, 65-нче программа нәрсәсе белән истә калачак соң?
Гомердә булмаганны ансамбль үзенең программасына атаклы, мәшһүр Татарстан дәүләт кыллы квартетын чакырып, шаккаттырды. Самар татар сәхнәсе тарихта беренче тапкыр шундый оста музыкантларны күрде. Скрипкаларда Шамил Монасыпов һәм Марат Зарипов, альтта Камил Монасыпов, виолончельдә Альберт Асадуллин татар көйләрен тамашачы күңеленә сеңдерделәр. Җәлил Мифтахов квартетка кушылып “Очрашырбыз”, “Күзләрем тик сине эзлиләр” һәм неаполитан көйләрен башкарды.
Ниһаять, Япония, Алмания, Италия, финляндия, Төркия, Индия, Австралия, Малайзия, Словакия сәхнәләрендә чыгыш ясаган Татарстан дәүләт кыллы квартеты Самар татарларын да куандырды.
Наилә ханым, ә менә концерттан киткәндә нинди дә булса үкенеч хисләре тумадымы?
Интернет аша миңа шунысы мәгълум. Квартет башкаруында төрле елларда компакт дисклар чыгарылган. Шул компакт дискларны да сату оештырылган булса, музыка сөючеләргә тагын да зурырак бүләк булган булыр иде, диде Наилә Сабирҗанова.
XS
SM
MD
LG