Accessibility links

Кызыл Хач оешмасы Чечнядә югалганнарны табарга чакыра


Халыкара Кызыл Хач Комитеты президенты Якоб Келленбергер Русия Чечнядә соңгы 20 елда югалган кешеләрнең язмышын ачыклауны тизләтергә тиеш ди.

Мәскәүгә килгән Келленбергер Рейтер хәбәр агентлыгына без Русия хакимиятләренә Төньяк Кавказда югалган 1140 кеше турында документлар тапшырдык, әмма башка оешмаларда 5 меңләп кешенең исемлеге бар диде.

Хокук яклаучылар һәм ярдам хезмәткәрләре ул кешеләр Чечнянең төрле урыннарындагы күмәк каберлекләргә күмелгән дип исәпли.
XS
SM
MD
LG