Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент хакимияте башы яңартылуы ихтимал


Башкортстан президенты хакимияте башы яңартылуы ихтимал. Шулай дип рәсми булмаган чыганаклар хәбәр итә. Аңа караганда, хакимият башы Радий Хәбировның президентка ошамаган кайбер эшләре өчен урыныннан алынуы ихтимал. Президентның сүзчесе Ростислав Морзагулов узган ел ахырында эшеннән алынган иде. Рәсми булмаган чыганаклар аның Хәбировның әшнәсе булуын хәбәр итә. Әлеге мәсъәләләргә ачыклык якын көннәрдә керер дип көтелә.
XS
SM
MD
LG