Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гафури театры да драма әсәрләренә кытлык кичерә


Гафури театры вәкилләре мәтбугат очрашуында
Гафури театры вәкилләре мәтбугат очрашуында

17 гыйнварда Казанда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры гастрольләре башланды.

“Безнең кассеталарны, дискларны саталар. Кайда гына барма, филармониягә, башка театрга, яисә башка калага, кемнәр чыгарган моны, кемнәр сата моны? - дип йөрим. Телевиденияләр чыгара. Кем табышын аладыр белмим мин. Безнең Уфада актерларның хокуклары бик үк сакланмый”, - ди Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Нүрия Ирсаева. Бу хәл бер яктан, хокуклар бозылу турында сөйләсә, икенче яктан театр йолдызлары абруеның югары икәнлеген дә дәлилли.
Нүрия Ирсаева
Шуңа күрәдер, мөгаен, гафурилар Казандагы гастрольләрен нәкъ менә 17 гыйнварь көнне йолдызлар тамашасыннан башлап җибәрде дә. Нүрия Ирсаева белән Фидан Гафаровның театрлаштырылган концерты “Яшьлекләргә кайтыйк әле” дип аталды.

Әлеге гастрольләргә айдан артык вакыт кала, театр җитәкчелеге Ирсаева белән Гафаров тамашасын Татарстанның тагын берничә урнында курсәтергә уйлаган иде. Мөгаен, сөйләшүләр барып чыкмаган. Бу тамашаны берничә көннән яшел үзәнлеләр генә күрә алачак. Бу хакта Гафури театры мөдиренең беренче урынбасары Хөрмәтулла Үтәшев 17 гыйнвар көнне булган мәтбугат очрашуында әйтте. Казан тамашачысы исә, Нүрия Ирсаеваны гастроль вакытында күрсәтеләчәк тагын 7 спектакль арасыннан бары тик “Эх, күгәрченкәйләрем!..” мелодрамасында гына күрә алачак. Ул анда Сәлимә әби ролен башкара.
Әлеге очрашуда төп сүз бүгенге татар-башкорт драматургиясенең тормыштан артта калуы турында барды. Заманның актуаль проблемаларын чагылдырган әсәрләр “юк дәрәҗәсендә” дип әйтелгән фикергә каршы килүче булмады. Башкортстанда да яңалык эзләп драма әсәрләренә бәйге игълан иткән булганнар. Театр әһелләре белдерүенчә, 28 әсәр тәкъдим ителгән булган. Бәя бирү төркеме бары тик 3 әсәрне генә драматургия кысаларына туры килә дип тапкан.

Инде билгеле булганча, әлеге проблемадан Камалларны беркадәр ел да үткәрелә торган “Яңа татар пьессасы” бәйгесе коткара. Нәкъ менә шушы бәйгедә катнашкан Туфан Миңнуллинның “Мулла” әсәре Гафури театрының сәхнәсендә. Ноябрь аенда булган премьераны Казан тамашачысы да күрә алачак.
“Менә сезнең шул “Яңа татар пьесасы” бәйгесе безгә дә ярдәм итә. Бу шулай килеп чыкты. Фаиль, режиссер, пьесалар тотып йөри иде. Бер пьеса сорап алып, шул “Мулла”ны укып шаккаттым. Бугенге көн турында шулкадәр талантлы итеп язылган. Туфан агага шалтыратып: “Бу пьесаны берәр җирдә куялармы?”, - дип сорадым. Ул: “Юк”, - ди. Мин бу пьесаны 5-6 театр куя башлагандыр инде дип уйлаган идем. Туфан ага: “Менә ике пьеса яздым. “Мулла” һәм “Дивана”. Камал театры “Дивана”ны алды. Ул фикере таркалган малай турында”, - диде. Мин аңа: “Без психхастаханә турында “Күке”не куйдык. Безгә 10 ел ул теманы кузгатырга ярамый”, - дип “Мулла”ны алдым.
Бездә “Мулла”га аншлаг. Яңа гына 30 градуслы салкыннар булды. Башка спектакльләргә тамашачы кимеде. Ә бу тамашага гел ташыган аншлаг. Яшьләр йөри”, - ди Гафури театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов.

Аның әйтүенчә, бу спектакльдә күпчелеге әле яңа гына Мәскәүдән Щепкин театр мәктәбен бетереп кайткан яшьләр уйный. Дөрес, Русия башкаласында белем алган барлык яшьләрне дә Гафури театры үзенә алмаган. Сайлаган. Чын талант дип бәяләнгәннәрне фатирлы иткән.
Матбугат очрашуында катнашкан артистлар сүзенә караганда, бүгенге көндә гафурилар узган гасырның 90 еллары белән чагыштырганда күпкә яхшырак яши. Башкортстан республикасы иҗат төркемендәгеләргә 100 процент өстәмә акча да бирә. “Тагын да яхшырак яшәр идек. Әмма, Башкортстан президентының артистлар һәм иҗаттагыларның тормышын яхшырта торган махсус карары федераль вертикаль басымы көчәйгәнгә бик үк үтәлми шул”, - ди гафурилар.
Гафурилар Казанга килү өчен Уфадагы “Нур” Татар дәүләт театры автобусын алып торганнар. Икеара мөнәсәбәтләргә килгәндә, бер-берсенең премьераларын карыйлар, төрле чараларда очрашалар, ярдәм кирәк булганда, үтенеч аяк астына салынмый. Ә иҗади хезмәттәшлеккә килгәндә исә, камаллар белән багланышлары тыгызрак икән. “Нур” калада безнең көндәш тә бит!”, -дип өстәде гафурилы, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Эльвира Юнысова.
XS
SM
MD
LG