Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья шахмат чемпионы Бобби Фишер вафат


Салкын Сугыш чорының дөнья шахмат чемпионы Бобби Фишер вафат булды.

Фишерның сүзчесе ул атнакичтә бөерендәге авырудан Рейкьявик хастаханәсендә үлде диде.

Фишер 64 яшьтә иде.

Ул 1972 елда Рейкьявикта советлар вәкиле Борис Спасскийдан дөнья чемпионы дәрәҗәсен тартып алды.

Әмма 1992 елда Спасский белән Югославиядә яңадан уйнаган Фишер Кушма Штатларда бу илгә каршы халыкара чикләүләрне бозуда гаепләнде.

Япониядә тоткарланып берничә ай буе АКШка тапшыру-тапшырмау карарын көткәннән соң 2005 елда аңа Исландия ватандашлыгы бирелде.
XS
SM
MD
LG