Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы Д.Медведевны көтә


КамАЗ ширкәтендә Русиянең элекке һәм хәзерге битәкчеләренең бик күпләре булып китте. Бу уңайдан Б.Ельцинны, В.Путинны, премьер-министрлар Черномырдин, Кириенко, Касьянов, Примаков, Ивановны күрсәтеп була. Менә хәзер Чаллы ширкәтенә Русия премьерының беренче урынбасары Д.Медведевның сәфәре булачагы хакында мәгьлүмәтләр бәян ителде. Билгеле булганча, Медведев Русия президентлыгына кандидат булып тора. Шушы кандидатны Чаллыга булачак сәяәренең төгәл көне әйлегә әйтелми, сер булып саклана. Медведевка Чаллыда нәрсәләр күрсәтәчәге хакында да билгеле түгел. Шулай да, КамАЗның мәгьлүмәт сәясәте департаменты директоры В.Самойлов сүзләренчә, Д.Медведев Чаллыга килгәч, КамАЗ ширкәте белән һичшиксез танышачак. Самойлов әйтүенчә, ширкәтнең фәнни-техник үзәгендә рәсми кунакны каршылау чаралары башланган. Биредә яңа җиһазлар куела, ашыгыч рәвештә төзәтү-яңарту эшләре башланган.
Президентлыкка кандидат Д.Медведевны сәфәре нәрсә белән бәйле? Фәлсәфәче, татар милли хәрәкәте активисты Марсель Хәйретдинов “Азатлык”ка болай диде:
Аның килүе президент сайлау компаниясенең бер чагылышы. Медведев үзенә Татарстанда сәяси таяныч эзлиячәк. КамАЗ бик зур икьтисадый берәмлек. Димәк ул икьтисадый элита белән дә уртак тел табарга тырышачак.
Русия сәясәтчеләре Чаллыда, Татарстанда бик еш була. Менә шундый сәфәрләрнең татар милләтенә нинди файдасы бар? Әлеге сорауга җавап итеп, М.Хәйретдинов: “Мәскәү алып барган хәзерге сәясәттән татарга да, башка милләтләргә дә файда юк. Менә шушындый килү-китүләр белән Мәскәү белән республика арасындагы кытыршылыкны киметергә омтылалар, ди. Милли компонентлар уңаеннан да фикере бар:
Милли компонентлар бетерелде. Алга таба бу вәзгыять республика җитәкчеләген алыштыруга китерүе дә мөмкин. Башка “һөҗүмнәр” булуы да ихтимал. Бу шартларда без татарның үз яшәү сәясәтен булдырырга тиешбез.- ди М.Хәйретдинов.
Татар халкының милли мәҗлес депутаты Ф.Таҗиев Д.Медведевның Чаллыга булачак сәфәрен болай кузаллый:
Хәзер Татарстан сәнәгате үсеш юлында. Медведев һәм аның белгечләре КамАЗ кебек табыш китерүче ширкәтләрне барлау, аларны Мәскәүгә бәйләү белән шөгельләнә.
XS
SM
MD
LG