Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Сербияне үз мәнфәгатьләрендә кулланмакчы


Сербиядә дә Путин тарафдарлары бар. Радикал партия вәкиле кулындагы шигарь.
Сербиядә дә Путин тарафдарлары бар. Радикал партия вәкиле кулындагы шигарь.

Русия Сербия ярдәмендә Европада сәяси әһәмияткә ия булырга тели. Болгарстан аша сузылган үткәргеч белән Сербиягә үтеп кереп, Русия бар Балканны һәм Европаның көньягын үзенә каратып тормакчы. Русиянең Сербияне Косово мәсьәләсендә яклавы да шул нисбәттән.


Җомга көнне Болгарстан һәм Русия газүткәргеч төзү проекты килешүен имзалады. “Көньяк Агым” дип аталган бу проект Кара диңгез төбеннән Болгарстан аша газүткәргеч сузуны күздә тота һәм Сербия аша Европага газ кудыруны планлаштыра. Русиянең Газпромы Сербиянең иң зур нефть эшкәртү ширкәтен сатып алырга теләвен әйткән иде. Шулай итеп, Русия Сербия ярдәмендә Европага үтеп кереп ныграк тәэсир итмәкче. Һәм сәяси, ягъни Косово мәсьәләсендә дә Русиянең Сербияне яклавы шуның белән бәйле.

Бу хакта Белградтан сәясәт белгече Теофил Пансич:

Путин Русиясе яклаучы буларак кабул ителә. Ул Косовога бәйсезлек бирелмиячәк, дип килә. Шуңа да серблар Русиягә якынаерга тиеш кебек күренә. Әмма бу утопия. Бу бары тик хисле бер реакция һәм озак дәвам итмәс дип уйлыйм”, - диде.

Серб хөкүмәте хәзер Косово тирәсендә барган мәсьәләдә Русиянең аны яклавына бик өмет итә, һәм Русия моны аңлый. Газпром Сербиянең иң өре нефть эшкәртү ширкәте булган – НИС акцияләрен сатып алырга теләвен дә нәкъ шушы уңай вакытта белдерде.

“Русиядә глобаль сәясәт” журналы баш мөхәррире Федор Лукьянов та Русия файда алмакчы була ди

“Бик сәер булыр иде әлбәттә, Сербияне сәяси өлкәдә яклаган Русиянең икътисади яктан аны үз файдасына кулланмаса”, -
диде Федор Лукьянов.

Икътисади файда буларак Русия нефть эшкәртү ширкәтен сатып алуны күздә тота. Инде Русия шактый акчалар да бирәчәген дә әйтте. Сербия премьеры Коштуница дә бу тәкъдимгә ризалашыр иде. Ләкин ахыргача килешә алмаган мәсьәләләр бар.

Вашингтондагы Никсон үзәгендәге Русия белгече Николас Гвоздев:

“Әгәр сезнең Сербия икътисады өстеннән нык тикшерүегез бар икән, Русия бар Европаның сәүдә һәм транспорт юлларын да күз уңында тота алачак”,
- диде.
XS
SM
MD
LG