Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Динкны искә алуда меңләгән кеше катнашты


Истанбул – Бүген Истанбулда бер ел элек үтерелгән, чыгышы белән әрмән булган төрек журналисты Грант Динкны искә алу чарасында меңләгән кеше катнашты. Кешеләр ул оештырган һәм ике телдә чыккан гәзитнең бинасы янына җыелды.

Динк Госманлы империясе вакытында әрмәннәргә карата кылынган геноцид турында мәкаләләре белән танылган иде. Төркия бу геноцидны танымый. Журналист күп тапкыр мәхкәмәгә тартылган иде.

Бер ел элек Динк төрек милләтчеләре белән тыгыз бәйләнештә булган 17 яшьлек бер яшүсмер тарафыннан атып үтерелде.
XS
SM
MD
LG