Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакыстанда кулга алынган яшүсмер Бһуттоны үтерүдә катнашлыгы булганын әйтте


Пакыстанда шимбә көнне кулган алынган 15 яшьлек яшүсмер оппозиция юлбашчысы Биназир Бһуттоны үтерергә йөкләтелгән төркемгә керүен әйтте. Күзләү офицеры белдерүенчә, яшүсмер шулай ук аларның төркемен Равалпиндига Әл-Каида белән бәйле булган Ислам сугышчылары юлбашчысы Бәйтулла Мәсхүд җибәрүен дә әйткән.

Дәүләт җитәкчелеге әйтүенчә, шимбә көнне яшүсмер белән бергә Төньяк-Көнбатыш чигендәге виллаяттә - Дера-Ислам-Хан шәһәрендә тагын бер шикләнелгән кеше кулга алынган булган.
XS
SM
MD
LG