Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авыл яшьләре ничек яши?


Авыл егете бүген уйга калды…
Авыл егете бүген уйга калды…

Соңгы елларда авыллар тарала, яшьләр шәһәргә ашыга дигән язмалар матбугатта еш кабатлана. Шуңа мисал буларак шушы көннәрдә 5 ел авылда укытучы булганнан соң Казанга килеп урнашырга теләүче егет “Азатлык”ка килеп керде.

“Азатлык” ның Казан студиясенә Алексеевск районыннан килгән Илвир Галиевның теләге яшәү урыны, эш табып калада калу һәм үзе иҗат иткән җырларны дөньяга чыгару. Ул җырларның күбесе яраткан кызы Алсуга багышланган. Илвир моңа кадәр 5 ел буе авылда физика-информатика укытучысы булып эшләгән. Гаиләдә бер генә бала булганга хуҗалыкны бер үзе алып барган. Авылда хәлләр начаррак ди, колхозлар таралган, инвесторлар килгән. Яшьләрнең күбесе укып бетерүгә шәһәргә күчеп киткәннәр. Илвирның классташлары да кала кешеләре булганнар инде. Аның үзенең дә телегә Казанга күченеп килү, ләкин монда туганнар бөтенләү юк ди. Шуңа үзенә дуслар эзли. Авылда буш вакытта гармунда уйнау, җыр язу белән шөгыльләнгән. Хәзерге теләге шул иҗат җимешләрен дөньяга чыгару. Ләкин егетнең музыкаль белеме юк, үзе ул Казан дәүләт педагогика университетын бетергән.
Илвир Галиев Алексеевск районның бер авылыннан килгән егет, ә Татарстанның башка районының авылында яшьләр күпме икән, алар ничек яши? Балык бистәсе районы Күки җирле үзидарә рәисе Мәүлә Исхаков сөйли:
“ Авылда 701 кеше бар. Шуның 38 проценты пенционерлар. 298 өлкән яшьтәге кеше дигән сүз инде бу. Балалар бакчасында 17 бала тәрбияләнелә, мәктәптә 97 укучы бар. Мәктәпне бетереп авылда яшәүче яшьләр 24 кә якын. Узган ел үлүчеләребез -10 булды, туучыларыбыз-2. Сөенечлесе шул, былтыр өч пар язылышып гаилә корып җибәрде. Өйләнмәгән ир-егетләр 41. Балалар бакчасында 6 кеше, мәдәният йортында 5, “Шатлык” картлар йортында 3-әү эшлиләр. Социаль хезмәткәрләр 6, укытучылар мәктәптә тәрбиячеләр белән 17. Соңгы вакытта яшьләребез чит төбәкләргә китеп эшли башладылар, Волгоградка, Питербурга. Болар инде безнең күпер төзүчеләр. ”
XS
SM
MD
LG