Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиялеләр президентка һәм чиркәүгә ышана


Русиялеләр президентка һәм чиркәүгә ышана
Русиялеләр президентка һәм чиркәүгә ышана

Бүгенге русиялеләр беренче чиратта президентка һәм чиркәүгә ышана. Русия фәннәр академиясенең Социология институты уздырган тикшеренү шуны күрсәткән.

Бу тикшеренүләр инде 3нче тапкыр уздырыла 1998, 2004 һәм соңгысы 2007нче елның көзендә булган. Һәм узган елгы сораштырулар русиялеләрнең иҗтимагый үзаңында үзгәрешләр барлыкка килүен күрсәткән. Аларның күпчелеге
сәясәт белән бөтенләй диярлек кызыксынмый һәм балаларында бәрәкәтлек тәрбияләргә омтыла икән. Моннан тыш, совет заманыннан калган гәдәткә бәйледер, русиялеләр әле дә үзе өчен барысын да дәүләт хәл итәргә тиеш, дип саный.

Сораштырулар Русиянең зур шәһәрләр һәм кечкенә авылларны да кертеп 24 төбәгендә уздырылган. Анда 2 мең кеше катнашкан - 16дан алып 65 яшькәчә. Шул кешеләргә Русиядә аларның кемгә яки нәрсәгә ышанулары, ни белән горурланулары, тормыш кыйммәтләре белән бәйле сораулар бирелгән.

“Кем мин” дигәндә, яртысы үзен Русия ватандашы дип санавын әйткән. Әмма шуңа да караматсан бөек держава кешесе дип үзен бик азлары гына саный икән. Шулай ук үзләрен совет кешесе дип тә белдергәннәре дә бар, әмма алар да күп түгел. Бер 200ләп кеше.

“Халыкта горурлык уяткан тарихи вакыйгаларга” килгәндә, Бөек Ватан сугышында җиңү, аннан соң илнең аякка басуы иң беренче горурлык дип әйтелгән. Шулай ук Юрий Гагаринның космоска очуын да халык ил өчен зур дәрәҗә дип бәяләгән.
Милли сыйфатлары дигәндә, русиялеләр үзләрен бик кунакчыл, игелекле һәм батыр дип саный икән. Шул ук вакытта үзләрендә ялкаулык һәм җыйнаксыз булуларын яратмый.

Кунакчыл дип санасалар да күршеләрен яратып бетермиләр. Сораштырулар күрсәткәнчә, аеруча русиялеләр американнарны һәм украиннарны сөйми икән – аларда иң күп җитешсезлекне күрә. Ут күрше украиннарны русиялеләр мактанчык, ялганчы, саран һәм үз-үзләрен генә яратучы, дип әйткән.

Ә менә русиялеләрнең иң яраткан илләре Франция, Һиндстан, Казакъстан һәм Алмания икән. Шул ук вакытта руслар 98нче елгы сораштырулар белән чагыштырганда башка милләтләрне күбрәк яратмый башлаган. "Русия - халыкларның уртак йорты" дип санаучылар шактый кимегән, ә "Русия бары урыслар өчен генә" дигән шигәрьне яклаучылар киресенчә арткан. Халыкның күпчелеге Русия күпмииләтле дәүләт, әмма анда күбрәк урыслар яши һәм аларга күбрәк хокук бирелергә тиеш, дип саный икән. Шул ук вакытта үзен урыс дип әйтергә барысы да хокуклы түгел дигән. 2 мең сораштыру уздырылган халыкның 40 процентка якыны, ягъни 800ләп кеше урыс мәдәниятендә тәрбияләнүчеләр генә үзен урыс дип әйтә ала дисә, ата-аналары урыс булганнар гына урыс дип аталырга хаклы дигәннәр тагын да азрак.

Соңгы ун елда тормыштан канәгать булган русиялеләр 3 тапкырга кимегән. Халыкның яртысы тирәсе үзен хәерчеләр исәбенә кертә. Аеруча өлкәннәр арасында шулай дип санаучылар күбәйгән. Сораштырулар күрсәткәнчә, русиялеләр аларның тормыш дәрәҗәләре өчен дәүләт җаваплы дип саный икән. Шуңадыр иң күбе президентка һәм чиркәүгә ышануларын әйткәннәр.

Тормыш кыйммәтләренә килгәндә, русиялеләр беренче урынга гаиләне куйганнар. Сораштырылган һәр кеше өчен дә ул иң кадерлесе. Моннан тыш икенче урында – хезмәт урыны, ә өченчесе – дуслар икән. Кешеләр дин һәм сәясәт алар өчен иң кызыксыз юнәлеш булуын әйткән.
XS
SM
MD
LG