Accessibility links

Кайнар хәбәр

1429 елны Самарда зурлап каршы алдылар


Гыйнварьнең 10-да мөхәррәм ае башланды, Һиҗри белән 1429 ел килде. Самар Җәмигъ мәсҗедендә бу көнне аеруча күтәренке рух иде. Яше – карты җыелып, өлкә мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллинның яңа 1429 ел турындагы вәгазен диккать белән тыңладылар.

Икенде намазына җыелган халык ахшам намазына да калды, ә инде ахшамнан соң Җәмигъ мәсҗеденең 300 кеше сыярлык табын залында корбан мәҗлесе уздырылды. Аш-су мәҗлесен ачып җибәргәндә мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин мөселманнар арасындагы мөнәсәбәтләргә тукталды.
Һәр елны Самар Җәмигъ мәсҗеде йортында күпләп Корбан чалына. Алсолтан углы Хәмит Докашев йөзләгән сарыкны машинага төяп китерә, бу гамәлне Хәмит әфәнде инде өченче ел рәттән башкара, шуңа да кешеләр аптырап корбан сарыгын эзләп йөрмиләр.
Быел да ятимнәргә, мохтаҗларга корбан итен авыз иттерү ниятеннән эшкуарларыбыз 208 мең сум акча китереп биргәннәр. Илле алты дин кардәшләребез биргән акчага җиде сыер һәм өч сарык суелган, шуның өстенә әле 28 мөселманнарыбыз 330 кг әзер корбан итен дә китергәннәр. Самар Җәмигъ мәсҗеде карамагында ике тонна корбан ите барлыкка килгән. Самарда яшәүче 750 мохтаҗга, ярлыга корбан ите таратылган. Шуның өстенә беренче һәм өченче санлы балалар йортларына, “Надежда” приютына, сукырларга, “Дети фронта” җәмгыятенә корбан ите күпләп таратылган. Самар Җәмигъ мәсҗеде каршында эшләп килүче мәдрәсә шәкертләренә дә 250 кг корбан ите калдырылган.
Самар Җәмигъ мәсҗедендә уздырылган Корбан табынына өч йөзгә якын кунак чакырылган иде. Алар Самарның үзендәге мәхәлләләрдән килгән активистлар, малкуарларыбыз, динебез ислам юлында армый-талмый көчләрен сарыф итүчеләр. Аш табынын түгәрәкләп әйткән сүзендә мөфти Вагыйз Яруллин мөселманнар арасындагы татулыкка аерым басым ясады:
Самар Җәмигъ мәсҗеде тирәсендә ышанычлы кешеләр булмаса, шулай күпләп акча бирмәсләр иде. Сәбәпсез бернәрсә дә булмый. Арагызны тату тотыгыз,-диде ул.
Әйе, Самарның үзендә иске мәчет эшли, бу йортны иркәләп аталар йорты дип йөртәләр. Алексей Толстой урамында тарихи мәчет яңадан сафка басып килә. Кряж бистәсендә җыйнак кына мәчет эшли. Мехзавод бистәсендә гыйбадәтханә, Киров районындагы базарда намаз уку бүлмәсе бар. Зубчаниновка бистәсендә мәчеткә нигез ташы салынды. Ләкин дә Самар Җәмигъ мәсҗеде – ул Баш гыйбадәтханә булып торадыр. Мондагы зиннәтлелек, мондагы иркенлек күпләрне үзенә тартып тора.Шуңа да бу бинага яше-карты намазларга, Гаетләргә агыла, биш мең кеше сыйдырышлы залларында намаз укучыларга инде урын җитми. Гаетләрдә бик күпләр урамда басып укыйлар.
Самар Җәмигъ мәсҗедендә мөхәррәм аеның беренче көнедә уздырылган корбан табыны гади аш мәҗлесе кысаларыннан үсеп чыгып, халыкта Һиҗри елын ачу тантанасына да әйләнде һәм, иң мөһиме, мөселманнарның үз мәхәлләләре тирәсендә берләшү, туганлашуга китерде.
Самарның үзендә җиде мәхәллә эшли, җиде мәхәллә тирәсендә өч йөзгә якын активист тупланган. Менә шул активистларны бер табында туплап, эчкерсез сөйләшүне оештыруда аеруча хезмәтләрен куйганнар дистәгә сыя. Алар – Фәрит Әюпов, Җәмил Вәлиуллин, Таһир Мамышев, Харис, Госман, Гомәр, Әнвәр, Мөдәррис, Габделфәрит, Хәлитләр. Ә инде өч йөзгә якын кешене кунак итүчеләрнең саны җидегә сыя. Алар – Гөлфия Яһудина, Халидә Халиуллова, Наилә Халиуллова, Гүзәл Әхмәтова, Рауза Шәйдуллина, Лилия Иваева, Җария Сусева.
Бүген шунысы куандыра. Динебезгә хезмәт итүчеләр арасында ихласлы кешеләр саны арта бара, бу инде мөселманнар арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре ныгый бара дигән сүз.
XS
SM
MD
LG