Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай рәсмиләре 10 төзүче һәлак булу хәбәрен кире кага


Пекин – Пекиндагы олимпия стадионы төзелешендә 10 төзүче һәлак булды, дигән хәбәрне Кытай рәсмиләре кире какты.

Бу хәбәрне Лондонда чыга торган Сундай Тимес гәзите бастырган иде. Гәзит, исеме әйтелмәгән шаһитләргә таянып, һәлак булучыларның гаиләләренә, тавыш куптармасыннар өчен, акча түләнде, дип язган иде.

Олимпия уеннарын оештыру комитеты вәкиле, бу хәбәрләрне гайбәт, дип атады.

XS
SM
MD
LG