Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Русия-Европа Берлеге сөйләшүләренә салган ветосын алырга әзер


Мәскәү – Польша Русиянең Европа Берлеге белән сөйләшүләренә салган ветосын алырга әзер.

Бу турыда Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский бүген Мәскәүдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән булган сөйләшүләрдән соң хәбәр итте.

Элегрәк Русия Польшадан килүче ит ризыкларына салган тыюын бетергән иде.

Польшаның яңа премьер-министры Дональд Туск Русия белән соңгы ике елда бозылган мөнәсәбәтләрне яхшыртуны максат итеп куйган иде. 8 февральдә Туск Мәскәүгә килә.

XS
SM
MD
LG