Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөшәррәф ирекле сайлаулар вәгъдә итте


Брюссель – Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәррәф киләсе парламент сайлавы ирекле, гадел һәм үтә күренмәле булачак, дип белдерде.

Европа илләренә 8 көнлек сәфәрен башлап, Мөшәррәф бүген Брюссельдә Европа җитәкчеләрен Пакыстандагы катлаулы вазгыятьне аңларга чакырды.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт җитәкчесе Хавьер Солана белән очрашудан соң, Мөшәррәф, террорчылык һәм экстремизмга каршы көрәшне, Европа Берлеге һәм Әфганстандагы колалиция көчләре белән хезмәттәшлекне дәвам итергә вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG