Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сербия президент сайлавында икенче тур булачак


Белград – Сербиядә үткән президент сайлауның беренче туры җиңүчене ачыклый алмаган.

Беренче нәтиҗәләргә караганда, Радикал партия җитәкчесе Томислав Николич тавышларның 39% чамасын казанган. Хәзерге президент Борис Тадич аннан 4%-ка калыша.

Беренче турда җиңү өчен кимендә 50% җыярга кирәк иде. Хәзер бу ике көндәш арасында 3 февральдә икенче тур үтәчәк.
XS
SM
MD
LG