Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйззә сызыгына ягулык һәм дарулар кертү өчен Израиль бер көнә чикләрне ачты


Гыйззә сызыгына ягулык һәм дарулар кертү өчен Израиль бүген бер көнгә чикләрне ачты.

Мәгълүмат агентлыклары белдерүенчә, узган атнада тукталып калган - Гыйззәдә бердәнбер булган электр станциясе өчен ягулык савытларда инде Фәләстин җиренә китерелгән.

Фәләстин сугышчыларының ракета атуларына җавап итеп, Израиль җитәкчелеге Гыйззә сызыгын камалышта калдыру карарын кабул иткән иде. Израиль тышкы эшләр министрлыгының сүзчесе Арье Мекель ХАМАСКА бары ракета атуларын туктату гына кирәк һәм Гыйззә сызыгнда барысы да хәл ителәчәк, диде.

Билгеле булганча, күптән түгел атулар нәтиҗәсендә, Израильнең Сдерот шәһәрендә кешеләр үлде. Израиль аңа җавап итеп чикләрне ябып куйды.

Израилнең тулысы белән чикләрне ябуыннан соң, Гыйззәдә һуманитар өлкәдә кискен хәл туды. Шул нисбәтеннән, бүген БМОның Иминлек Шурасы кичектергесез киңәшмәгә җыелды.



XS
SM
MD
LG