Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шартлауда бер мәктәп укучысы үлгән


Гыйракта булган шартлау нәтиҗәсендә, бер кеше үлгән һәм 21 кеше яраланган.

Полиция хәбәр итүенчә, интыхарчы үзен Бәәкуба шәһәрендә мәктәп бинасы янында шартлаткан. Иң күп зыян күрүчеләр – укучылар һәм укытучылар.

Хакмият вәкилләре фаразлавынча, интыхарчы мәктәп бинасын янында урнашкан Дияла виллаяте губернаторы эш бинасын шартлатмакчы булган, әмма бомба вакытыннан алдарак шарталаган.
XS
SM
MD
LG