Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Үзәк сайлау комиссиясе Касьяновны яклап җыйган имзаларның ялган булуын белдерде


Русия үзәк сайлау комиссиясе тикшерү барышында президент сайлауларына нәмзәт булган Михаил Касьянов өчен җыелган 400 мең имзаның 15 проценты ялган булуын ачыклаган. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе сәркәтибе Николай Конкин белдерде.

Касьяновны нәмзәт итеп теркәү өчен сишәмбе көнне Үзәк сайлау комиссия имзаларны тикшерүне тәмамларга тиеш. Һәм ялган имзалар 5 проценттан да артмау зарур.

Йошкар-Олада прокуратура каршындагы тикшерү комитеты имзаларны ясауда гаепләп җинаять эше кузгаткан.

Генераль прокуратура вәкиле сүзләренчә, имеш Мари Илендә 12 меңнән артык, ә Ярослауда 3 мең ярым ялган имза җыелганы ачыкланган. Касьяновның сайлау алды штабында моны инкарь итәләр.


XS
SM
MD
LG