Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ватандашлар җәмгыяте бармы?


Җәмәгать Пулаты әгъзаләре Анатолий Кучерена (сулда) һәм Георгий Сванидзе
Җәмәгать Пулаты әгъзаләре Анатолий Кучерена (сулда) һәм Георгий Сванидзе

Русиянең Демократия һәм Хезмәттәшлек исемле хөкүмәттән бәйсез оешмасы Нью Йорк шәһәрендә үзенең бүлекчәсен ачты. Оешманың максаты – илдә кеше хокуклары торышын күзәтү булачак. Ноябрь аенда исә аларның вәкилчелеге Франция башкаласы Парижда ачылган иде.


Демократия һәм Хезмәттәшлек Институтын танылган адвокат, Русиянең җәмәгать пулаты әгъзасе Анатолий Кучерена җитәкли. Алай да аның осталыгы узган елның август аенда шикләндерә башлады. Җәмәгәтчелекне ул генераль прокуратура 2006нчы елның үктәберендә Анна Политковскаяны үтерүне тикшерүдә зур уңышка иреште дигән белдерүе белән шаккатырган иде.

Демократия һәм Хезмәттәшлек Институтына 15ләп кечерәк оешма керә. Кучерена сүзләренә караганда, аларның барысын да эшкуарлар үз акчаларыннан финанслый, институтның Русия хөкүмәте белән бәйләнеше юк.

Әгәр дә Русиядә соңгы елларда ватандашлар җәмгыяте эше сәясиләштерелмәгән булса, яңа оешманың үз бүлекчәсен ачуы турындагы бу хәбәр – әллә ни игътибарга да алынмаган булыр иде.

Русиянең дәүләт телевидениясе көнбатышның күзләү хезмәтләре Русиядә хөкүмәттән бәйсез оешмалар һәм сәяси партияләргә акча биреп илне эчтән көчсезләндерергә тырыша, дип белдергән иде. Хәзерге вакытта Мәскәү белән Лондон Британ Шураларының Русиядәге эшчәнлеге турында җәнҗал уртасында....Сербия һәм Черногория, Грузия, Украина һәм Кыргызстанда булган инкыйлаплардан соң Кремль Русиядәге вазгыятне күрше илләргә якын да китермәс өчен күп тырышлык күрә. Тышкы сәясәттә исә Русия – сайлауларны күзәтүче халыкара оешмаларның объективлыгына шик белдереп, аларның кайберләрен ике йөзлелектә гаепләде.

Сайлауларны күзәтүче һәм кеше хокуклары оешмалары Русияне генә түгел, башка илләрдә барган кайбер тәррәкыятьләрне дә тәнкыйтьләп килә. Мәскәү исә бу тәнкыйтьне – үз максатына ирешүдә куллана. Хөкүмәттән бәйсез оешмаларның чит илләрдән финанслануын туктатып, Русия аларга акчаны Кремльгә якын эшкуарлардан алып бирә башлады. Соңгы ике елда грантларны шулай ук Җәмәгәть Пулаты өләшә. "Версия" оешмасы мәгълүматләренә караганда, 2006 елда Русиядә оешмалар көнбатыштан 80 миллион доллар алган булса, узган ел бу сан 4 мәртәбә кимегән. Мәскәү Хельсинки төркеме рәисе Людмила Алексеева сүзләренә караганда, таякның иң авыр башы – Русия төбәкләренә төшкән. 2007 елда Русия регионнарында 100дән артык оешма ябылган.

Узган ел Мәскәүдә чит илләрнең Русиядәге илчеләре белән булган очрашуда, президент Владимир Путин, Европа, Кушма Штатлар һәм башка илләрдә эшләүче Русиянең хөкүмәттән бәйсез оешмаларына – ул илләрдә аларга Русиядә булган кебек яхшы мөгамәлә күрсәтелер, дигән өмет белдергән иде. Шуннан бирле ул илләрнең оешмалары Русиядә басымга дучар була башлады һәм ахыргы чиктә илдән куылды, Британ Шурасы хезмәткәрләре федераль иминлек хезмәте, ФСБга чакыртылды.

Кремль үз өйендә вазгыятне шулай үз кулында тота алуы белән канәгәть кебек күренә. Белгечләр фикеренчә, Ельцин чорында күренә башлаган ватандашлар җәмгыте Русиядә тамыр җәя алмады, аның юка гына тамыры өшеде, бозларның эрүе – әлегә көтелми.... ди белгечләр.


XS
SM
MD
LG