Accessibility links

Русия Британиягә шарт куя


Русия тышкы эшләр министрлыгы Британ шурасының Русия төбәкләрендә эшчәнлеген дәвам итерү өчен берничә шарт куйды. Мәскәү Лонданга террорлыкка каршы көрәш өчен Федераль иминлек хезмәте белән мөнәсәбәтләрне дәвам иттерүне һәм виза бирүне җиңеләйтүне тәләп итә.

Литвиненконы үтерүдә гаепле дип шикләнелгән Андрей Луговойны МәскәүБританиягә бирүдән баш тарткач, бу өлкәдәге хезмәттәшлек ике ил арасында туктатылган иде.
XS
SM
MD
LG