Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гәззә сызыгы белән Мысыр чигендәге дивар шартлатылган


Гәззә сызыгы белән Мысыр чигендәге дивар шартлатылган.

Мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, фәлестин сугышчылары чәршәмбе көнне Гәззәне Мысырдан аерып тора торган диварда шартлаткыч ярдәмендә берничә тишек ясаганнар. Израиль тарафыннан камалышта калган Гәззәнең йөзләгән кешесе Мысырга үтеп кергән.

Фәлестин хакимияте Гәззә халкының хәлен яхшырту өчен соңгы вакытта Мысыр җитәкчелегеннән чикне ачуны сорап мөрәҗәгать иткән иде.
XS
SM
MD
LG