Accessibility links

Кайнар хәбәр

Калининградта шәһәр җитәкчелеге “Ризасызлар маршын” уздыруга рөхсәт бирмәгән


Калининградта шәһәр җитәкчелеге “Ризасызлар маршын” уздыруга рөхсәт бирмәгән. Ул 27нче гыйнварга планлаштырылган иде.

Бу хакта “Башка Русия” оппозиция коалициясенең Калининградтагы бүлеге вәкиле хәбәр итте. Алар акция уздыруны сорап шәһәр җитәкчелегенә узган атнада мөрәҗәгать иткән булган.

Рәсми белдерүдә, акциядә катнашучылар арасында низагълар чыкмасын өчен мэрия бу чарага рөхсәт бирмәде, диелә.

Коалициянең җирле бүлеге вәкиле рөхсәт булмаса да маршны уздырачакларын әйтте.
XS
SM
MD
LG