Accessibility links

Кайнар хәбәр

Михаил Касьянов "ялган" имзалар җыйган


Мәскәү - Русиянең Үзәк Сайлау Комиссиясе, президентлыкка намзәт Михаил Касьянов җыйган имзаларның 170е - ялган, дип хәбәр итте. Имзаларның күбесе - 32%ты - хисаплана алмый, чөнки "имза куючылар турында мәгълүмат бозылган". Тагын 30 мең имза ярамый, чөнки кәгазьләр дөрес тутырылмаган.

Барлыгы имзаларның 15%ты яраксыз дип табылган. "Яраксыз" имзаларның саны 5%тан артмаска тиеш. Комиссия Касьяновны теркәү-теркәмәү мәсәләсен 27 гыйнварда карыячак. Касьянов, үзен теркәмәүнең сәбәбе - сәяси булачак, дип белдерде һәм генераль прокуратураны төбәкләрдә аның тарафдарларына булган басымны тикшерергә чакырды.
XS
SM
MD
LG