Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция премьер-министры Төркиягә килде


Анкара - Греция премьер-министры Костас Караманлис рәсми сәфәргә Төркиягә килде, бу - Греция хөкүмәте башлыгының соңгы 50 елда Төркиягә беренче сәфәре. Ике ил арасында мөнәсәбәтләр Кыпрыс, Эге диңгезендәге чикләр кебек мәсәләләрдә озак еллар киеренке булды, әмма соңгы елларда җайлана башлады. Төркиягә соңгы тапкыр 1959 елда килгән Греция премьер-министры - хәзерге хөкүмәт башлыгының абыйсы, Константин Караманлис булган.
XS
SM
MD
LG