Русиянең үзәк телеканалларында Казан турында сөйләүләр ешайды. Берничә атна элек газ шартлап йорт җимерелү хәбәре шаккаттырса, бу чәршәмбе көн озын карлы буран турында сөйләүләр барды. Газ шартлау очрагыннан соң, күп оешмаларның электрон сәхифәләрендә иминлек кагыйдаләре эленде. Ләкин бу максатта нинди генә эшләр алып барылмасын, кешеләр һаман үз язмышларына карата ваемсыз булып кала.Зур шартлауның сәбәпләрен кайберәүләр шулай ук кешенең ваемсызлыгында күрә. Әмма бу ваемсызлыкка хакимиятләр дә этәрә, ди Сания Әсадова.
Кызым фатирны җылытыр өчен генә мең сум акча түли, ә өйләре һәрвакыт салкын. Мин аңа килгәч гел киенеп утырам. Килгән саен аларда газ эшли, ачып куялар да шулай җылыталар. Мин әйтәм аңа, ал һәр бүлмәңә градусник, язып бар җылылыкны, шуны коммуналь хезмәт идарәләренә күрсәтерсең дип. Мең сум алгач аны бит шулай итеп җылытырга да кирәк. Юк алар һәрвакыт газ яга.
Еш кына ваемсызлык юлларда да күзәтелә. Рәсми мәгълүматларга караганда, бер ел өчендә генә дә Русиядә юл казаларында 33 меңнән артык кеше вафат булган һәм 300 мең тирәсе тән җәрәхәтләре алган. Заманында Әфган сугышында 15 мең кеше һәлак булган иде. Димәк ел саен Русия юлларында сугыштагы үлүчеләр белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк кешенең гөмере өзелә.
Татарстанда исә узган елда 6 мең тирәсе юл казасында 800гә якын кеше үлгән һәм якынча 8 мең кеше зыян күргән. Юлда йөрү кагыйдаләренә яңа тәртипләр дә кертеп карадылар, әмма ел башыннан юл казаларының саны кимемәгән. Юл хәрәкәте иминлеге хезмәтенең еллык җыелышында ЮХИДИ хезмәте башлыгы Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, узган ел юл казаларыннан килгән зыян якынча 20 миллиард сум дип бәяләнә.
Мондый саннардан соң, Русия, шул исәптән Татарстан юл хәрәкәте иминлеге идарәсе дә юлларда тәртип урнаштыру белән ныклап шөгыльләнергә уйлады. Юл кагыйдаләрен бозган өчен иң зур җәза саналган 15 тәүлеккә тоткарлау элегрәгрәк бик сирәк очракта гына кулланылса, бүгенге көндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре белдергәнчә, бу иң киң кулланылган җәзаларны берсе. Сишәмбе Татарстан юл хәрәкәте иминлеге идарәсендә узган матбугат очрашуында, бүгенге көндә Татарстан буенча 729 машина йөртүче 15 тәүлеккә тоткарланган, аның 27се Казан кешесе, диелде.
Кайбер мәгълүматларга караганда, Казанда мондый тоткарлау җирләрендә урыннар калмаган. Әмма моңа да карамастан ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов та, президент Миңтимер Шәймиев тә бу җәзаны тагын да арттыру ягында. Моннан тыш ЮХИДИ хезмәткәрләренең еллык утырышында респрублика башлыгы түрәләрнең юл кагыйдаләрне бозу очракларына тукталган. Аның фикеренчә, мондыйларны видеога төшереп алып аннан соң телевидениядән күрсәтеп халык алдында оятка калдырырга кирәк.

Юлларда түрәләрнең кагыйдаләрне бозган очраклары еш була. Аларны да җәзаларга кирәк. Телеканаллар төшерсен, күрсәтсен, бу көрәшүнең иң яхшы ысулы. Алар бит әлләкем түгел, гади кешеләр. Түрә урны ул бүген бар, иртәгә юк, тәртипне бозмыйча йөрергә кирәк. Быел 2000 түрә хокук бозса, икенче елга бу сан 10 кешегә генә кимесә дә, димәк бу сөйләшүләр бушка китми.
Яңа штрафлар тәртипкәме, ришвәткәме, моны төгәл әйтүе кыен әлбәттә. Тик яңа тәртипләр кертелгәч, ЮХИДИ хезмәткәрләренең гаделрәк эшли башлануын, бу хезмәткәрләр үзләре түбәндәге белән аңлатырга тырышты. Яңа елдан хәтта ЮХИДИ хезмәткәрләре үз-үзләрен дә җаваплылыкка тарта башлаганнар. Гыйнвар аенда мондый 4 очрак булуы билгеле.