Accessibility links

Русия үзәк сайлау комиссиясе Касьянов өчен җыелган имзаларны тикшерүне төгәлләде


Русия үзәк сайлау комиссиясе бүген президент сайлауларына оппозициядән нәмзәт булган Михаил Касьянов өчен җыелган имзаларны тикшерүне төгәлләде һәм 13 процент имзаны яраксыз, дип тапты.

Беренче тикшерүләрдә үзәк сайлау комиссиясе 15 процент тавышны ялган, дип белдергән иде. Канун нигезендә, яраксыз имзалар 5 проценттан да артмаска тиеш. Шуңа Касьяновны президентлыкка нәмзәт итеп теркәмәскә мөмкиннәр.

Шул ук вакытта пәнҗешәмбе көнне үзәк сайлау комиссиясе Демократик фиркә башлыгы Андрей Богдановны президентлыкка нәмзәт итеп теркәде. Моңа кадәр барлыгы 3 нәмзәт теркәлгән иде – беренче вице-премьер Дмитрий Медведев, Коммунистлар фиркәсе җитәкчесе Геннадий Зюганов һәм ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский.
XS
SM
MD
LG