Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Русиядән чираттагы тапкыр атом ягулыгын алды


Иран Бушердагы атом электр станциясе өчен Русиядән 6нчы тапкыр атом ягулыгын алды. ИТАР-ТАССка “Атомстройэкспорт” Русия ширкәте вәкиле белдерүенчә, Иранга ягулык кертүне февральдә төгәлләү планлаштырыла.

Кушма Штатлар Иранның атом коралын ясауда гаепли һәм Тәһранга карата чикләүләрне арттырырга кирәк, ди. Иран исә үзенең атом программасы куркыныч тудырмый, бары тыныч нисбәтләрдә генә эшләнә ди.

XS
SM
MD
LG