Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кеше хокукларын бозу юнәлешендә Еропада икенче урында


2007нче елны кеше хокукларын бозу юнәлешендә Европа илләре арасында Русия икенче урынны алган. Бу Европа мәхкәмәсенең чыгарылган карарларына бәйле.

Чәршәмбе көнне басылган Европа мәхкәмәсенең хисабында узган ел Русиядә кеше хокукларын бозган 175 очрак теркәлгәне әйтелә. Русия кешеләренең Страссбург мәхкәмәсенә биргән шикәятьләренең иң күбесе Чечня белән бәйле булган.

Кеше хокукларын бозу юнәлешендә беренче урынны Төркия алган. Европа мәхкәмәсе анда иң күп кеше хокукларын бозу очрагын тапкан.
XS
SM
MD
LG