Accessibility links

Израиль Гәззәгә ягулык кертү өчен чикләрне ачачак


Израиль һуманитар нисбәттән Гәззә сызыгына электр энергиясен җитештерү өчен ягулык һәм кайбер тауарлар кертүгә рөхсәт бирәчәк. Шул ук вакытта ракета һөҗүмнәренә җавап итеп Гәззәне камалышта калдыру дәвам итәчәк Бу хакта хөкүмәтнең махсус утырышнда карар кылынган.

Чәшәмбе көнне Гәззәдән меңләгән кеше азык-төлек һәм кирәк-ярак әйберләрне алу өчен Мисырга үтеп керде. Узган атнада Гәззәдә ягулык җитмәү сәбәпле, бердән-бер электр станциясе туктап калган иде.

Израиль Гәззә белән Мисыр чигендә килеп туган тәртипсезлекләрдән файдаланып Фәләстин сугышчылары Мисырдан корал һәм шартлаткычлар алып керер дип борчыла.
XS
SM
MD
LG