Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшмәкәрләр биологик ягулык ясау планын тәнкыйтьли


Кушма Штатлар һәм Европа берлегенең табигатькә зарарлы матдәләр чыгаруны киметү өчен биологик ягулык булдыру турындагы планын, өре ширкәть җитәкчеләре һәм экология белгечләре тәнкыйтькә тотты.

Давоста халыкара икътисади форумда чыгыш ясап Nestle ширкәте башлыгы Петер Брабек Летмас үсемлек мәтдәләреннән бер литр ягулык ясау өчен 9 мең литр су кирәк булуын әйтте. Эшкуар фикеренчә, бу файдалы түгел һәм һава торышын үзгәртү проблемасын хәл итмиячәк. Брабек Летмас фикерен күп кенә экологлар да яклый.
XS
SM
MD
LG