Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия белән Сербия килешүгә кул куйды


Мәскәү - Русия президенты Владимир Путин, Сербия президенты Борис Тадич һәм премьер-министры Воислав Коштуница очрашуында ягулык килешүенә кул куелды. 2 миллиард 200 миллион долларлык килешү нигезендә Сербиядә газ үткәргече һәм иң зур газ саклагычы төзеләчәк.

Очрашу башында Тадич Путинга Косов мәсәләсендә яклавы өчен рәхмәтен белдерде. Путин, Русия Косово бәйсезлегенә каршы, диде.

"Бүгенге очрашу вакытында без тагын бер тапкыр Русиянең Косово бәйсезлегенә каршы булуын белдердек. Моның зыяны халыкара канун системасы, Балкан төбәге һәм бөтен дөньяга булачак."

Русия һәм Сербия президентларының бу очрашуы албан җитәкчелегенең Косовоның бәйсезлеген игълан итәргә әзерләнүе һәм Сербиядә президент сайлавының икенче турына әзерлек вакытына туры килде.

XS
SM
MD
LG