Accessibility links

Кайнар хәбәр

Депутатлыкка үтү кемгә җиңел


Башкортстанда 2 мартта Русия президентын сайлаулар белән бергә республика Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларын да сайлау үтәчәк. Хәзер бу сайлауларга да әзерлек башлана.

Парламенттагы 120 урынга 600дән артык намзәт дәгъва итә.

Аларга бу пәнҗешәмбедә тагын бер намзәт өстәлде. Ниһаять, күп мәхкәмәләшүләрдән соң, Башкортстан Берләшкән оппозициясе килештерү шурасы рәисе, танылган татар җәмәгать эшлеклесе Рамил Бигновны да теркәргә мәҗбүр булдылар.
Рамил әфәнде сүзләренчә, аны Уфа шәһәре Октябрь районы сайлау комиссиясе, юк сәбәпне бар итеп, хәтта депутатлыкка намзәт итеп теркәүдән дә баш тарткан.

Үзәк сайлау комиссиясе дәгъвасы белән килешмичә, Рамил Бигнов Башкортстан Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать иткән иде. Менә шул мөрәҗәгать буенча мәхкәмәнең утырышы 18 гыйнварда үтте һәм ул Рамил Бигнов файдасына карар чыгарды. Әмма шуннан соң да Уфаның Октябрь районы территориаль сайлау комиссиясе оппозиция вәкилен теркәми суза килгән. Башкортстан Югары мәхкәмәсе янә кисәтү ясаганнан соң гына, 24 гыйнвар кичендә, Бигнов әфәндене теркәргә мәҗбүр булдылар.

Шуңа да карамастан, Рамил Бигнов үзе шатланырга иртәрәк әле дип исәпли. “Сайлауларга әзерлек чорында да, сайлау көнне дә миңа карата әллә нинди хөсетлекләр эшләүләре ихтимал”, - ди ул. Шулай да сайлау комиссияләренең канунга таянып эшләвенә өметләнүен әйтә Бигнов әфәнде.

Республикада оппозициядә торучы икенче намзәтне – Эдвард Мурзинны әле булса теркәмиләр. Ул Башкортстан Дәүләт Җыелышының әле гамәлдә булган депутаты. Әйткәндәй, әле республика парламенты депутаты булган кешеләрнең яртысыннан күбесе 2 мартта тагын сайлауларда катнашу теләген белдергән.
XS
SM
MD
LG