Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскиның “Татар дөньясы” гәзитенә 4 ел


Омскида татарлар өчен нәшер ителә торган “Татар дөньясы” газетасына 4 ел тулды. 8 битле булып рус һәм татар телләрендә чыгучы бу газета җәмәгатьчелек тәртибендә эшләнә, нәшер итү чыгымнары тулысынча эшмәкәр Тамир Алимбаев тарафыннан түләнә. Халыкка таратуны да Тамир әфәнде үз өстенә алды һәм газета өлкәнең ерак почмакларындагы татар авылларына кадәр барып җитә.

4 ел эчендә ул өлкәдә яшәүче татарларның яраткан басмасына әйләнде. Шушы көннәрдә генә газетаның быелгы беренче саны дөнья күрде. Гадәттәгечә аның ике бите дини темаларга багышланган, җирле вакыйгалар турындагы мәкаләләргә күп кенә урын бирелгән, мәдәният, тарих сәхифәләрендә кызыклы материаллар урнаштырылган.

Беренче биттә Татарстан президенты Минтимер Шәймиевның төрле төбәкләрдә яшәүче татарларга җибәргән тәбрикләве бастырылган, декабрь аенда булып үткән Бөтендөнья татар конгрессының 4 корылтае – анда каралган төп мәсәләләр, проблемалар, кабул ителгән карарлар турында күләмле язма урнаштырылган, корылтайда Омски делегаты буларак катнашкан Тамир Алимбаевка татар халкына күрсәткән күпкырлы хезмәте өчен Татарстан президентының рәхмәт хаты тапшырылуы турында язылган һәм аның бүләкләү вакытында Минтимер Шәймиев белән төшкән фоторәсеме бирелгән. Газетада 2007 ел әйләнәсендә өлкәдә булган мөһим вакыйгалар, оештырылган әһәмиятле чаралар турында язма да шактый урын алган.

“Тарихи фоторәсем” темасы астында Омскида озак еллар эшләгән Мулланур Вахитов исемендәге татар мәктәбе укытучыларының , бер төркем укучыларының 1951 елда төшерелгән фоторәсемнәре, аларның кайберләре турында кыскача гына мәгълүматләр бирелгән. Кайчандыр ул мәктәпне тәмамлаган Асимә Агафурованың, 1934-37 елларда анда эшләгән, Сталин золымына эләгеп атып үтерелгән Нигъматулла Гаделша улы Кучуковның, ирле-хатынлы укытучылар Кәмилә һәм Мәлик Каримовларның рәсемнәре дә урнаштырылган.

Газетаның бер бите Гаяз Исхакыйның 130 еллыгына багышланган, бу уңайдан аның тормыш юлы, иҗаты, җәмәгать эшчәнлеге турында мәкалә дөнья күргән.

Дини сәхифәдә быел хаҗ кылып кайткан Сиятдин Чумаровның мәкаләсе урын алган. Сиятдин хаҗи Омски өлкәсеннән хаҗга барган 50 мөселманның берсе. Ул үзенең нинди хисләр кичерүе белән уртаклаша. “Мондый сәфәр һәр мөселман күңелендә бары тик изгелек, яхшылык кылу хисләре тудыра, хажда бар нәрсә йөрәк белән кабул ителә, рухи дөньяң чистара, ныгый”,- дип яза Сиятдин Чумаров үзенең мәкаләсендә.

Аннан тын дини сәхифәдә Колосовка район үзәгендә мәчет төзелеше һәм аның ачылу темасы киң яктыртылган, Равил Фәйзуллинның тантана барышында укылган шигыре бастырылган. Бу шигырьне “Азатлык” тыңлаучыларына да тәкъдим итәсем килә.

Мәчетләр иман нурын гел,
Тарата торган булсын.
Юллар озаткан яшьләрне,
Кайтара торган булсын.
Зиратлар зурайса да,
Авыл кечерәймәсен.
Сабан туе сөлгеләре,
Сандыкта черемәсен.
Киштәләрдә шешә түгел,
Китаплар тулып торсын.
Өлкәннәрнең урыннары,
Түрнең башында булсын.
Ишле парталары белән,
Мәктәпләр гөрләп торсын
Кичләрен татар көйләре,
Урамнарны тутырсын.
Иман булса, берлек булса,
Еракка китеп була
.
Язма мәчет ачу тантанасы вакытында эшләнде. “Татар дөньясы” газетасының соңгы битендә, күптән түгел генә Омскида концертлар белән булып киткән артистлар Зөфәр Хәйретдинов, Азат Тимершаех, Чәчкә, Разия Мотыгуллина, Зифа Гәрәева турында мәкаләләр, алар белән әңгәмәләр бирелгән.

Аннан тыш бу биттә танылган җырчыбыз Әлфия апа Афзалованың 75 еллык юбилеена багышланган саллы гына язма бирелгән. Анда бу датаның Казанда ничек билгеләнүе турында язылган, 1996 елда легендар җырчының Омкига концерт белән килүе һәм шул вакытта булган вакыйгалар турында тамашачы хатирәләре урнаштырылган.
Бу Омскида нәшер ителүче “Татар дөньясы” гәзитенең гыйнвар ае санына күзүтү булды.
XS
SM
MD
LG