Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллының иң биек йорты төзелде


Чаллының иң беренче биек йорты Америка технологиясе белән яңартылган, аңа Испания, Бельгия җиһазлары куелган. Ә Чаллыдагы 25 катлы “СакаллыТүбәтәй” узган гасырның 76-77 елларында нигез салынса да әле дә булса төзелә.

Әлеге йортның беренче үзенчәлеге шунда, аңа Совет заманнарында, 1977 елның июнь аенда нигез салына. Ләкин, дистәләгән КамАЗ заводлары төзелгән, ялан кырда шәһәр үстергән Чаллы төзүчеләренең шушы 25 катлы монолит йортны тиз арада төзергә хәләреннән килми. Менә 30 ел вакыт үткәч, тантаналы шартларда йортның ишекләре ачылды. Кунаклар арасында шәһәр хәкиме И.Халиков, төзелеш ветераннары бар иде. Шулай да төзелеш ни өчен озакка сузылган, шул сәбәпле сакаллы төзелеш дигән исем алды. Әлеге сорауга шушы йортны проектлаучыларның берсе М.Бибишев ачыклык кертте:
Төзелешкә рөхсәт булмады, төзи башлагач, чимал бирмәделәр. Аннан соң 1993 елда КамАЗда зур янгын булды һәм безнең турыда оныттылар... Әлеге йорт нигезенә 23 метр озынлыктагы, 1м деаметрлы субайлар кагылган, барлыгы 28 мең кубометр измә-бетон, 750 тонна тимер кергән. Башка бер генә йортка да моның кадәр чимал тотылмаган.
Беренче биек йортның нинди үзенчәлекләре бар? Биредә әйтелгән сүзләрдән чыгып, ул заманнарда Чалылда 25 катлы йортлар төзүгә рөхсәт бирелмәгән. Шулай да Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Ф.Табеев бу проектны яклаган. Ул еллардагы Чаллы төзелеше башлыгы М.Бибишев әйтүенчә, мондый йортның проекты Татарстанда гына түгел, СССРда булмаган. Беренче биек йорт Америка технологиясе белән яңартылган, аңа Испания, Бельгия җиһазлары куелган. Шушы йорт белән янәшәдә генә төрек фирмалары шулай ук күп катлы йортлар салды. Ләкин алар бу эшне 2 ел эчендә башкарып чыкты. Чаллыда тагын бер 25 катлы “сакаллы” йорт бар. Шулай ук узган гасырның 76-77 елларында нигез салынган бу йорт әледә булса төзелә. Халык аңа “Түбәтәй” дип исем бирде. Йортның монысы шуның белән үзенчәлекле, 2000 елларда, Татарстан президенты М.Шәймиев, шушы 25 катлы кунакханә бинасын Чаллының бер эшмәкәренә бүләк иткән иде. Ул чакта, эшмәкәргә символик рәвештә бу йортны 1 сумга сатып алырга тәкьдим ителде. Ләкин мәхкәмә әлеге алыш-бирешне канунсыз дип тапты. Бәлки шуңа күрәдер, әлеге биек йортта һаман төзелеш бара.
XS
SM
MD
LG