Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта Әл-Каидага каршы зур чара бара


Багдад - Гыйрак премьер-министры Нури Әл-Мәлики, иминлек көчләре Әл-Каидага каршы зур чара башлады, дип белдерде. Җомга ясаган чыгышында ул, Гыйрак көчләренең бер өлеше Мосулга таба юл тотты, төп чаралар шунда үтәчәк, диде.

Чәршәмбе көнне Мосулда булган зур шартлау һәм анда 35 кешенең һәлак булуы, 200ләп кешенең яралануында Гыйрак хөкүмәте Әл-Каиданы гаепләде.
XS
SM
MD
LG