Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиянең элекке президенты Суһарто вафат булды


Җакарта - Индонезиядә 32 ел идарә иткән президент Суһарто бүген хастаханәдә вафат булды. Аңа 86 яшь иде. 4 гыйнварда Суһартоны йөрәк, үпкә һәм бөер белән хастаханәгә китергәннәр иде.

XX гасырның каты куллы җитәкчеләренең берсе саналган Суһарто турында Индонезиядә җәмәгатчелек фикере әле дә аерыла. Аның чорында илдә кеше хокуклары торышы начар булды, әмма илдә икътисади үсеш күзәтелде. 1998 елда Суһарто урам җыеннары һәм демократик чыгышлар сүрәтендә вазыйфасыннан киткән иде.
XS
SM
MD
LG