Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касьянов тарафдарларын сайлауда катнашмаска чакыра


Үзәк сайлау комиссиясе Михаил Касьновны теркәмәде
Үзәк сайлау комиссиясе Михаил Касьновны теркәмәде

Касьяновның сайлау алды кагәзьләрендә һәм җыелган имзаларда кирәгеннән артык хата һәм җитешсезлекләр булган, дип Русиянең үзәк сайлау комиссиясе оппозиция намзәтен теркәмәде.


Карарны комиссия әъгзасе Ельвира Ермакова игълан итте.

"Касьянов өчен җыелган имзаларның 80 мең 261 – яраксыз, бу тулаем санның 13.38% тәшкил итә."

Канунга караганда, намзәт итеп теркәлер өчен кимендә 2 миллион имза җыелырга тиеш, алар арасында яраксыз имзалар 5%тан артмаска тиеш.

Бу хакта белгәч бүген Касьянов үз тарафдарларын 2 март сайлавына бармаска чакырды. Аның ялган имзалар җыюын прокуратура тикшерә башлады.

Михаил Касьянов 2000 алып 2004кә кадәр Путин хакимияте астында премьер-министр булды. Вазыйфадан киткәч ул Кремль тәнкыйтчесенә әйләнде. Аның март сайлавында җиңү ихтималы бик кечкенә иде, фикер белешүләргә караганда Касьяновны халыкның 1%ты якларга мөмкин иде.

Президент сайлавында Путин сайлаган намзәт, беренче вице-премьер һәм Газпром башлыгы Дмитрий Медведев җиңер дип фаразлана.

Теркәлгән калган 3 намзәт – коммунистлар башлыгы Геннадий Зюганов, либерар-демократлардан Владимир Жириновский һәм Демократик партия башлыгы Андрей Богданов. Аларның берсе дә Медведевка җитди көндәш дип саналмый. Зюганов белән Жириновскийны халыкның 10% чамасы яклый, Богданов 1%тан артык тавыш җыймас дип фаразлана.

Шимбә көнне Зюганов фирка корылтае вакытында Кремльне гадел сайлауга чакырды һәм дәүләт телевидениясендә бөтен вакыт Медведевка бирелә, дип белдерде:

"Без Медведевны ачык сөйләшүгә чакырдык, чөнки проблемаларны уртага салып сөйләшмичә дөрес һәм гадел сайлау үткәреп булмый. Шулай ук без ватандашларыбызның гадел сайлауга хокукын яклап һәм сайлау бюллетеннәренең урлануына каршы урам җыеннары оештырачакбыз. "

Элекке дөнья шахмат чемпионы Гарри Каспаров сайлауда либерал оппозициядән намзәт булып катнашмакчы иде, әмма аның тарафдарларына сайлау алды утырышлары үткәрергә урын бирелмәде. Оппозициянең тагын бер вәкиле Борис Немцов, 2007нең декабрендә тавыш бирүдә катнашудан баш тартты.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматләренә караганда, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы күзәтүчеләренә чакырулар дүшәмбе көнне әзер булачак. Оешма декабрдә узган Дума сайлавына үз кешеләрен җибәрмәгән иде.
XS
SM
MD
LG